Тымытыкта ветераннар очрашуы узды
Оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләрендәге ветераннар советлары эшчәнлеге белән танышу, үзара тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Кичә район ветераннар советы активистлары һәм авыл биләмәләре ветераннар оешмасы җитәкчеләре катнашындагы делегация Тымытыкта булды.
Мәдәният йортында Рушания Идрисова җитәкчелегендәге ветераннар хоры кунакларны җырлап-биеп, ипи-тоз, якты йөз белән каршы алды. Авыл уңганнарының кул эшләре күргәзмәсен, Нәфисә Ганиеваның...