Тымытык укучылары бабалары турында яза
Рәхмәт, бабай, сиңа Җиңү өчен!
Әхәт бабамның әтисе Әхмәт бабай Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул хәбәрсез югалган. Ә әбиемнәрнең әтиләре Мирсәет бабай белән Юныс бабай сугыштан әйләнеп кайтканнар. Әдибә әбиемә әтисе Юныс әсирлектә күргәннәре турында түбәндәгеләрне сөйләгән: "Ачлы-туклы тотып, чиләк белән көн озынына ком ташыталар иде. Шулай беркөнне без иптәшем...