Тымытык авылында “Азнакай” санаториесенең филиалы ачылды
Тымытык - районыбызның иң зур авылларыннан берсе. Кайчандыр аның район үзәге булып торган чакларын да онытмыйк. Биредә халык күп, үз чиратында, социаль объектлар да башка авыллардагыга караганда бермә-бер күбрәк. Әле кайчан гына биредә 50 койкалы участок сырхауханәсе бар иде.
Сәламәтлек өлкәсендә илкүләм барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә ул амбулатория итеп калдырылды. Менә...