Туганлыкта, дуслыкта!
Татарстан Республикасының Азнакай һәм Төркия Республикасының Тарсус шәһәрләре дуслыгына быел 15 ел тулды.
1997 елны, уртак төзелгән шартнамә нигезендә, Азнакай һәм Тарсус шәһәрләре арасында үзара дуслык, тугандашлык мөнәсәбәтләре урнаштырылды. Республикабызга хөрмәт йөзеннән тарсуслылар үз шәһәрләренең бер урамына "Татарстан" исеме бирделәр, "Азнакай" бакчасы төзеделәр. Шул ук елны безнең шәһәрдә дә "Тарсус"...