Әҗәтле үлмэс димә
Автобус көткәндә тукталыш стенасына ябыштырылган төрле төстәге игъланнарга игътибар итми кала алмадым. Зур хәрефләр белән "ДЕНЬГИ" дип язылган иде барысына да, әмма текстлары һәм телефон номерлары төрле.
Банкларга барып, айлар буе көтәсе дә түгел, ярты сәгать эчендә бернинди белешмәләрсез, поручительләрсез акчаны кесәңә саласың да куясың. Хәтта начар кредит тарихы булганнарга...