Тату гайләдә бала бәхетле
Газетабызның узган саннарының берсендә гаилә темасын күтәргән идек. Язма буенча фикер алышып шалтыратулар күп булды. Газета укучыларыбызның һәркайсы гаилә бәхетен үзенчә күзаллый. Берәүләр балаларыбызны гаилә тормышына кечкенәдән әзерләргә кирәк дип саный, икенчеләр гореф-гадәтләрне саклауны, әби-бабайлар йогынтысын алга куя. Гаиләгә дини тәрбия кирәклеген дәлилләүчеләр дә бар. Сүз дә юк, һәркемнең үз...