Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде
Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына бу мәсьәлә аның шәхси контроленда булачагын белдерде.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына "Татфондбанк" гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде.
Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә...