Сугыш ветераны Яхъя Газизуллин Бөек Җиңүне Маньчжуриядә каршылаган
1943 елның гыйнвары. Бөгелмә шәһәреннән "теплушка"ларда (сәкеле вагоннар, салам түшәк) Ерак Көнчыгышка барабыз. Юл гаять ерак булып чыкты. Поезд 2-3әр көн туктап тора. Шул ара эчендә хәрби күнегүләр үтәбез, урман тирәсендә булсак, утын әзерлибез, мунча да кереп алабыз. Һәм менә, ниһаять, Монголиягә килеп җиттек. Чой-бал-сан шәһәрендә безне хәрби гаскәрләргә бүлгәләделәр....