Сәламәтлек өлкәсендә битарафлыкка юл юк
Районыбыз өлкәннәрен иң кызыксындырган, борчыган тармак, тәгаен, медицинадыр. Һәрхәлдә, сишәмбе көнне район ветераннар советының үзәк сырхауханәдә үткән күчмә утырышыннан әнә шундый фикер калды.
Утырышта район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, баш табиб һәм аның урынбасарлары, бүлек мөдирләре катнашты. Аны алып барган район ветераннар советы рәисе...