Шифалы календула
Хәзерге тәҗрибәләр күрсәтүенчә, календула уникаль шифалы биологик матдәләргә бай үсемлек санала. Аеруча чәчәктәге эфир майлары, каротиноид һәм С витаминнары кеше өчен файдалы. Гадәттә, дару чималы итеп календуланың чәчәкләре кулланыла. Ә кайвакыт бөресен һәм яфрагын да файдаланырга мөмкин.
Календула төнәтмәсе төрле вак җәрәхәтләрне, бәрелгән, янган, туңган тәнне йогышсызландыручы чара буларак нәтиҗәле...