Сарлы авылында яшәүче Таһир Сәгытдинов 1 нче мәктәп музеена тарихи эскпонатлар бүләк итте
Азнакай 1 нче мәктәп музее көннән-көн тарихи экспонатлар белән тулылана, яңара бара. Әле күптән түгел генә Сарлы авылында яшәүче Таһир Сәгытдинов табагач, тимер поднос, авызлык, ышкы, керосин лампасы, чулпы, комган, дага, урак, бәләк кебек экспонатлар бүләк итте. Аңа мәктәп исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.