Санаулы көннәр калды
Карлар эреп, басулар чем-кара күлмәген киде. Игенченең йөрәген җилкендереп,тургай моңы яңгырый. Менә тиздән, бик тиздән кырлар тракторлар гөрелтесенә күмелер, күпереп җитешкән җир куенына зур өметләр баглап, бәрәкәтле орлыклар салыныр. Ә әлегә чәчүгә хәзерлекнең соңгы шәрехнамәләре сызыла.
Язгы чәчү эшләренең никадәр төгәл, уңышлы башкарылуы механизаторларга, аларның тәҗрибәсе, тырышлыгына бәйле. Шуңа да...