Россия Мәгариф министрлыгы укытучыларның хезмәт хакы турында нигезләмә проекты әзерли
Йөкләмә дәрәҗәсе чиге булдырылганнан соң укытучылар атнасына 40ар сәгать укытмаячак, дип белдергән яңа министр.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева ведомство тарафыннан укытучыларның хезмәт хакы турында нигезләмә проекты әзерләнүен хәбәр иткән.
«Без хәзер профсоюзлар белән берлектә мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча якынча нигезләмә проектын әзерлибез....