Россия чаңгы ярышлары-2014 Азнакайда бер атнага кичектерелде
Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора.
Ләкин зәһәр суыклар спорт сөючеләрнең планнарын үзгәртте. 1 февральгә билгеләнгән чаңгы ярышлары, һава торышы начар булу сәбәпле, киләсе атнаның шимбәсенә күчерелә.
Халык яратып өлгергән кышкы треклы автоузышлар Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан 15-16 февральдә уздырыла.