Үрнәк алыр якташларыбыз бар
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көнгә багышлап, "Батырлар булып тумыйлар" дигән кичә үтте.
Безнең районнан 252 егет Әфганстанда хезмәт иткән. Кичәдә сүз шуларның берсе, Россия Федерациясе Герое Ильяс Дауди турында барды.
Яшь туган якны өйрәнүчеләр шәһәребездә аның бюсты ачылу, укытучылары белән очрашуы, РФ Президентының геройга бүләк тапшыруы...