Рәмзия Махиянова 28 ел Азнакай сабыйларын тәрбияли
Көчле рухлы Рәмзияне язмыш сынаулары сындыра, чүктерә алмаган. Егермесендә нинди булса, һаман да шулай калгандыр сыман.
- Гомерем буе яратып яшим, - ди ул. - Яшьтән үк сайлаган һөнәремне, бер күрүдә гашыйк булган ирем Рәсимне, улым, кызым, якыннарымны, тирә-янымдагыларны. Хатын-кызны барсын бергә туплаган менә шушы Мәхәббәт яшәтә дә инде. Шулай...