#ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе районыбызда көннән-көн киңрәк колач ала
Язылабыз, яздырабыз!
Аңа район башлыгы үрнәгендә башка җитәкчеләрнең, депутатларның да кушылуы хакында газетабызның узган саннарында гел язып килдек. Ә соң җирлегебездә яшәүчеләр бу акциягә кушылганмы? Газета укучыларыбыз үзләре бу хакта нинди фикердә?
Әнвәр Исмәгыйлов, пенсионер:
-Миңа "Маяк"ны, нефтьчеләр газетасын элеккеге эш урынымнан ел саен бушлай яздырып торалар, рәхмәт төшкере. Бу...