Озату
Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым,
Баш очымда кош сайрады,
Бәхетемә юрадым...
Гармун моңы авыл урамнарына гына сыешырга теләмичә, инеш буйларына, басу-кырларга таралды...
Их, шул гармун моңы! Бигрәкләр дә йөрәкләргә үтеп, аның нечкә кылларын тибрәтергә сәләтле шул безнең милли көйләр...Чит илләрдә туган ягын җирсеп яшәүчеләрнең сагыну-сагышлардан яшь коюлары юкка түгелдер ул....