Җомга көнне “Чатыр Тау Арена”да спорт сөючеләр өчен чираттагы бәйрәм узачак
Районда спорт тормышының азга гына да тынып торганы юк. Агымдагы атнаның җомгасында "Чатыр Тау Арена"да спорт сөючеләр өчен чираттагы бәйрәм - Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан спорт уеннары фестивале оештырыла. Анда район һәм шәһәр оешма-предприятиеләре командалары спортның ун төре буенча көч сынашачак. Фестиваль командалар парады белән 14.00 сәгатьтә башлана.