Олы йортка ни кирәк – кечесенә шул кирәк
Рубрикабызны дәвам итеп, газетабызның бу санында без сүзне Туйкә авыл җирлеге биләмәсе башлыгы Таһир Галиевка бирергә булдык.
-Туйкә авыл биләмәсенә Туйкә, Камышлы Күл, Карамалы Елга авыллары керә. Өч авылга 224 хуҗалык булып, аларда яшәүчеләр саны 564 кеше тәшкил итә. Төп социаль объектлар: китапханә, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы, кибет...