Олимпиадаларда җиңүче Азнакай укучыларына бүген район башлыгы грантлары тапшырыла
Төбәк һәм ил күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда җиңү яулаучыларга муниципаль район башлыгы грантын тапшыру Азнакайда күркәм традициягә әверелде. Югары уңышларга юл исә үз мәктәбеңдә, үз районыңда салына. Быел олимпиадаларның мәктәп этабында 3 меңнән артык укучы катнашкан. Муниципаль турда 20 фән буенча 1196 укучы көч сынашкан, аларның 127 се җиңүче һәм...