Әниләргә хөрмәт зурдан булды
Районыбызда бу бәйрәм ел да олылап уздырыла. Быел да район-шәһәр Мәдәният йортында әниләр хөрмәтенә оештырылган кичә җыр-моңга, котлау сүзләренә, изге теләкләргә бай булды.
Мөхтәрәм кунаклар - гомерләрен авылда иң авыр, җаваплы тармакларда хезмәт куеп үткәргән, өчәр-дүртәр, аннан да күбрәк бала үстергән олы яшьтәге әниләрне котлап, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель...