Мәндәй үзешчәннәре Көлке көненә авылдашларга “эч каткыч” бүләк ясады
Сәхнәдә - "Шаян-шоу". Залда халык һәр чыгыштан егыла-егыла көлә. Мәндәй үзешчәннәре Көлке көненә авылдашларга әнә шундый "эч каткыч" бүләк ясады.
Әле 23 февраль, 8 Март, Нәүрүз бәйрәмнәре уңаеннан куелган концертларда алган тәэсирдән айнып өлгермәгән идек, авыл тормышын, аның проблемаларын шулай шаян итеп ачып биргән яңа номерлар, яңа кәмитләр белән шаккаттырды...