Мәктәпләрдә гаилә пикниклары үткәрә башлаячаклар
Балаларның күбесе мәктәптә коры-сары белән туклана, ашханәдәге ризыкны яратып бетерми. Дөрес туклану урынына, чипсы, сосиска, гамбургерлар сатып ала.
Казанның социаль туклану һәм азык-төлек департаменты мәгълүматлары буенча, мәктәп укучыларының 15 проценты иртә белән өйдә тамак ялгап тормый. Ә балаларның 20 проценты бөтенләй аш ашамый. Боларны истә тотып, шәһәр хакимияте, департамент дөрес...