Мәдәният йортында ир-егетләребезгә багышлап, тантаналы очрашу-чара үткәрелә
Февраль - ир-егетләребез ае, дисәк тә ялгышмабыз. Бу айда Ватан сакчыларына багышланган чаралар, очрашулар үтә, аларга кадер-хөрмәтебез тагын да арта. Һәр елдагыча, 23 февраль - Ватан сакчылары көне алдыннан, район-шәһәр Мәдәният йортында ир-егетләребезгә багышлап, алар катнашында тантаналы очрашу-чара үткәрелә. Ул 20 февраль көнне 10.00 сәгатьтә башлана.