"Маяк" гәҗите редакциясе почтасыннан "Балалар күңелебезне күреп китте"
"Мәгариф" музее мөдире Тәкъсимә Гарипова һәм музей активистлары һәрчак эзләнүдә, күп чаралар үткәрәләр. Күптән түгел алар "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар һәм гимназия укучылары белән чәчәкләр, күчтәнәчләр күтәреп, бездә кунак булып киттеләр.
Без, сугыш чоры балалары буларак, тормыш юлларыбыз белән таныштырдык. Кунакларыбыз бик матур шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Кызыклы сораулар биреп,...