“Маяк” газетасы Азнакай шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә турыдан-туры элемтә оештыра
"Маяк" газетасы 20 апрельдә (дүшәмбе) Азнакай шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә турыдан-туры элемтә оештыра. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр бу көнне 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр 7-14-03 телефон номерына шалтыратып, хокук сагына кагылышлы үзләрен борчыган сорауларын бирә ала. Сорауларны шулай ук алдан 7-07-88 телефоны буенча да җиткерергә мөмкин.