Марсель Шәйдуллин азнакайлыларны Гаилә көне белән котлады
8 июльдә Гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык азнакайлыларга изге теләкләрен юллый.
"Бу - мәхәббәт һәм күңел җылысы белән сугарылган үзенчәлекле бәйрәм. Гаилә - ул тормышыбыз терәге, буыннар чылбыры. Һәр гаиләдә татулык, бер-береңә хөрмәт хөкем сөрсен, балалар куанычы насыйп булсын", - диелә котлауда.