“Марс” җәмгыяте җитәкчелеге пайчылар мәнфәгатен кайгырта
Дистә елга якын инде берсен-берсе әледән-әле алыштырып килгән уңайсыз табигать шартлары да, икътисади тетрәнүләр дә "Марс" җәмгыятенең тотрыклылыгына йогынты ясый алмый. Ул океанның томырылып килгән давыл-штормнарын санламыйча үз курсы белән алга баруын белгән хәрби корабны хәтерләтә...
Әллә халкы тырыш, әллә өч дистә елга бер генә алышына торган җитәкчеләре шундый уңган-булганга...