Марат Гарифуллин Азнакай балаларына заманча уен мәйданчыгы бүләк итте
"Тормыш изге гамәлләр кылыр өчен бирелгән", - ди балаларга уен мәйданчыгы бүләк итүче Марат Гарифуллин.
Әниләр көне алдыннан "28 квартал" торак милекчеләре ширкәтенә караган Шәйхетдинов урамы, 17 нче йорт алдында шатлыклы вакыйга булды: балалар өчен төзелгән заманча уен мәйданчыгы ачылды.
Әлеге мәйданчык шәһәрдәшебез Марат Гарифуллин тырышлыгы белән булдырылган. Тантанада район...