Күзләре күрмәүчеләр Азнакай китапханасендә һәр атна очрашырга сүз куешты
Бөтендөнья сукырлар көненә багышлап район җитәкчелеге ярдәмендә Азнакай инвалидлар җәмгыяте һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре "Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья" дигән очрашу - ял кичәсе үткәрде.
Чәй өстәле артында үзара аралашу җыр-моң, уен белән үрелеп барган бу кичәне китапханәчеләр Валентина Горшунова һәм Фәүзия Исламова ике телдә алып барды. Кунаклар...