Көз – котыру чиренең азган чоры
Көз җитү белән котыру, бавыр синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС) авыруларын йоктыру очраклары арта.
Бу чорда, ризык җитмәү сәбәпле, кыргый хайваннар халык яшәгән җиргә килә, кешене һәм мал-туарны тешли. Урам этләре һәм песиләр дә котырган булырга мөмкин. ГЛПС авыруын кеше чирле кимерүчеләрнең (күсе, тычкан...) тизәге аша, яисә шул тизәк кушылган...