Кәкре Елга укучылары “Игелекле эшләр атнасы”на актив кушылды
Авыл баласы кечкенәдән эшнең тәмен белеп, бер-берсенә ярдәм итешеп үсә. Шуңа күрә "Игелекле эшләр атнасы"на Кәкре Елга укучылары да бик теләп кушылдылар. Алар мәктәп ветераннарына бакчада уңыш җыюда ярдәм иттеләр, чишмә, су буйларын, һәйкәл янында өмә үткәрделәр. Хәйрия ярминкәсендә дә актив катнаштылар.
Г.Хәбибуллина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары