Кискен суклар вакытында Азнакайда җылылык бирү буенча проблемалар булмады
Безнең якның кискен-континенталь географик зонага урнашуыннандыр инде, һава торышы бер дә тотрыклы түгел. Яңа ел башыннан гына да ничә тапкыр җылытты да, термометр баганасы күрсәткече ничә тапкыр -20 градуска төшәргә өлгерде! Бәйрәм көннәрендә табигатьнең болай "шаяртуы" үзәктән җылытыла торган йорт фатирларындагы температураның кискен үзгәрүенә китермәдеме, аларда яшәүчеләрдә ризасызлык тудырмадымы? Шәһәрнең...