Кичә азнакайлылар өчен шугалак ачылды
Тимераякта шуарга яратучылар өчен агымдагы атнада Р.Ишкәев ял паркы стадионында шугалак ачылды. Шугалакны ачу тантанасында азнакайлыларга иң беренче котлау сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин ирештерде.
- Иң мөһиме шугалак буш тормасын. Биредә һәрвакыт шәһәрдәшләребезнең шат авазы гөрләсен, - диде район җитәкчесе.
Көзге сыман боз бала-чага күңеленә аеруча хуш килде, алар,...