Хатынга үземне келәткә бикләп куярга куштым
- Күктәге кояшны вәгъдә итсәм дә, тәмәке белән шырпы бирмә! - мин әйтәм. - Ризыкны тәрәзәдән бирерсең. Анда, тәлинкә сыймаса да, консерва савыты гына сыярга тиеш.
Бикләде тәки. Төнлә аяк астында кыштыр-мыштыр күселәр чабыша башлагач, тәмәке онытылгандай булды. «Җылы өйдә генә ятасы кеше идем ләбаса, ни пычагыма ятам соң әле...