Халыкка йөз белән
Агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсе традицион рәвештә оператив хәл белән таныштырудан башланып китте.
Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров белдерүенчә, узган атнада караклар оешмаларда, фатирларда актив эшчәнлек алып барганнар. "Хатын-кызлар ир-атлардан аермалы буларак, барлык документларны, шул исәптән банкомат карточкаларын, барлык акчаларын, ачкычларын сумкаларында йөртәләр. Җинаятьче шуннан файдалана...