Көчле зат исемен аклыйсыңмы?
Хатын-кыз күңелендә йөрткән чын ир-ат нинди була икән ул? Ватанны саклаучылар, ир-егетләребез көне алдыннан гүзәл затларыбызга әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Луиза ханым:
- Иң беренче чиратта ир кеше асыл затларны хөрмәт итәргә, яратырга, кимсетмәскә, рәнҗетмәскә тиеш. Хатын-кыз күзлегеннән чыгып караганда "көчле зат" исемен чын мәгънәсендә акласын ул. Бу...