Казанда Азнакай кызы Гөлназ Исмәгыйлованың күргәзмәсе шәхси бара
Әле күптән түгел генә остазы - дөньякүләм танылган каллиграф Владимир Попов белән Төркиянең Эрҗиес дәүләт университеты студенты Азнакай кызы Гөлназ Исмәгыйлованың эшләре Минск, Витебск, Ивье, Гродно шәһәрләрендә халыкара күргәзмәләрдә булып кайтты. Ул "Чишмә" татар иҗтимагый оешмасының 15 еллыгы уңаеннан уздырылды. Бу көннәрдә Гөлназның шәхси күргәзмәсе Казанда бара.