Картиналарында - туган ягыбыз табигатенең матурлыгы
Рәсем сәнгате тылсымлы да, мавыктыргыч та. Буяулар һәм пумала ярдәмендә могҗизалар тудыручы якташларыбыз шактый. Бу көннәрдә туган төбәкне өйрәнү музеенда шуларның берсе - Дамир Хафизовның иҗат күргәзмәсе эшли. Туган ягыбыз табигатенең матурлыгын ачучы картиналар азнакайлылар күңелендә бары якты тәэсирләр калдыра.