Италиядән җиңеп кайттылар
Азнакай сәнгать мәктәбенең скрипка классыннан Ләйлә Дәбихуллина һәм баян классыннан Раил Салихов Италиядә узган халыкара музыка-сәнгать фестиваль-конкурсында икенче дәрәҗә лауреат булдылар.
Дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе - Венециягә 23 мартта төрле илләрдән бик күп сәләтле балалар җыйналды. Татарстан данын Казан, Яр Чаллы һәм Азнакай шәһәрләре яклады.
Жюри азнакайлыларның чыгышын югары...