Исерек килеш кабат транспорт белән идарә итүче – җинаятьче
"Юл йөрү куркынычсызлыгы өлкәсендә җаваплылыкны арттыру буенча РФ закончалык актларына аерым үзгәрешләр кертү турында" 2014 елның 31 гыйнварында чыккан федераль закон нигезендә РФ Җинаять кодексына да үзгәрешләр кертелә. Әлеге үзгәрешләр нигезендә элек тә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен административ җавапка тартылып кабат исерек килеш рульгә утыручылар, яки спиртлы...