Иртәгә Азнакайда балалар коляскалары парады узачак
Иртәгә, 30 июльдә 11.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында балалар коляскалары парады узачак.
Әлеге бәйгене Мәдәният идарәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә оештырган.
Яшь әти-әниләр үзләренең сабыйлары белән "Кабатланмас коляска", "Спорт төрендәге коляска", "Мин үзем генә түгел", "Гаилә экипажы" номинацияләрендә көч сынашачак.
Фото http://reliz33.ru/?p=6839