Җир закончалыкларында – яңалыклар
Җир ташландык хәлдә ятарга тиеш түгел. Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалануның да үз закончалыклары бар. Җир закончалыклары, җир күзәтчелеге турында сөйләвен сорап, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламовка мөрәҗәгать иттек.
- Россия Федерациясе Салым кодексының 394 нче маддәсе 1нче пункты нигезендә авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә...