Ике көннең берендә Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре гөрләп уза
"Жилсервис" ТСЖга караган Юбилейная, 5, Шәйхетдинов, 10 йорт мәйданында узганы да Сабан туеннан бер дә ким булмады. Бер кырыйда чыр-чу килеп бала-чага батутларда сикерә, төрле күңелле уеннарда уйный, баллы мамык һәм башка тәм-том белән сыйлана. Нәниләр янына кунакка хәтта Маша белән Аю да килгәннәр.
Соңгы вакытта бик популярга әйләнгән, экраннардан...