Гүзәлебезнең улы туды!
14 майда редакциягә куанычлы хәбәр килеп иреште: хезмәттәшебез Гүзәлебезнең улы дөньяга аваз салган. Корбановлар гаиләсенең бу икенче бәхете. Хезмәттәшебезне, гаиләсен шушы шатлыклы вакыйга - нарасыйлары туу белән ихластан котлыйбыз! Сабыйлары сәламәт, бәхетле булып үссеннәр!
"Маяк" газетасы
коллективы