Гран-при Азнакай скрипкачы кызы кулында
Сәхнәдән йөрәк кылларын тибрәтеп нәфис көй агыла. Скрипканың дулкын-дулкын тавышына эреп, хыял диңгезенә чумасың. «Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелә торган «Сандугач сайрар илем» балалар иҗат фестиваленең «Кыллы-смычоклы уен кораллары» номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбе укучысы Ләйсән Ханнанова чыгышын тыңлаганда жюри әгъзалары да нәкъ шундый хисләр кичереп утыргандыр. Юкка гына ул...