“Гомерлек яр булсын дип, сине сөйдем тиң итеп...”
Тормыш авыр да, катлаулы да... Беркемнең дә гомере сикәлтәле юлларсыз, бормалы сукмакларсыз балмыйдыр ул. Янәшәңдә ышанычлы, һәрчак аңлаучы, ярдәм итеп торучы якын кешең булса аларны үтү күпкә җиңелрәк. Юкка гына тормыш иптәшеннән уңган кешене бәхетле димиләрдер. Шәһәребездә гомер итүче Мөнҗия һәм Айрат Закировлар да шул бәхетлеләрдән. Аларның гаилә корып, бергә...