“Голос. Дети” проектыннан Сәйдә безнең өчен җиңеп кайтты
Татарстаннан катнашкан өч бала да әлеге проекттан төшеп калды.
Ранэль Богданов белән Рената Таҗетдиновадан аермалы буларак, Сәйдә Мөхәммәтҗанова ярымфиналга да узды. Әмма 13 яшьлек якташыбыз финалга чыга алмады.
"Беренче канал"дагы кичәге эфирдан соң, Сәйдә "ВКонтакте"дагы рәсми битендә җанатарларына рәхмәтен белдерде.
- Дусларым, зинһар өчен мине финалга узмады дип борчылмагыз. Сез...