“Гөлстан”да иҗат кайный
Азнакай ягында әдәби иҗат утында кайнап яшәүчеләр элек-электән күп булган. "Маяк" газетасы редакциясе каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсе менә биш дистә елдан артык инде аларны бер учак тирәсенә туплап, иҗатларына көч-куәт биреп тора.
Әдәби берләшмәнең тарихы 1959 елдан юл ала. Исемен ул чакта каләм тибрәтә башлаган, соңыннан районыбыз җитәкчесе...